Giylem
Giylem
Giylem.tatar
татарча белем таратабыз
Интеллектуаль инсульт: артык белем безне ничек аңсыз итә
«Интеллектуаль инсульт. Роботлар дөньясында ничек кеше булып калырга һәм үзеңне югалтмаска» китабы авторлары һәркайсыбызның интернетта күп утырырга яратуы турында һәм әлеге шөгыльнең безнең баш миенә ничек йогынты ясавы хакында яза
Feb 19, 2019
10 min
Салих Сәйдәшев турында истәлекләр – Әтием турында
Салих Сәйдәш турында истәлекләр – подкаст «Әтием турында» (Альфред Сәйдәшев) Текстны укыды: Гөлфия Габдуллаҗанова Чыганагы: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / [төз. : Р. Исхакова-Вамба һ. б.].- Казан : Татар. кит. нәшр., 1980.- 159 б. http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/saidashev/tat_memoi.. Шулай ук әлеге аудиоязмада Салих Сәйдәшнең "Бию" һәм "Булат җыры" әсәрләре яңгырый ("Зәңгәр шәл")
Dec 24, 2018
4 min
Sadness will end: сезонлы аффектив тайпылыш нәрсә ул?
Көз азагы һәм кыш – иң күңелсез вакытларның берсе. Билгеле бер психик тайпылышлары булган кешеләр әлеге периодларда бигрәк тә җәфаланалар, хәтта сәламәт кешеләр дә бу чорны авырлык белән кичерәләр. Ни өчен ел фасыллары алышыну кеше организмына тәэсир итә соң? Сезонлы аффектив тайпылышны гади күңел төшенкелегеннән ничек аерырга, һәм аннан нинди дәва бар? Әлеге халәтнең симптомнарын һәм дәвалау ысуллары турында сөйләшик.
Nov 6, 2018
9 min
Социаль челтәрләрдә кеше
Глобаль күренеш буларак, социаль челтәрләр безнең көндәлек тормышыбызда чагыштырмача аз вакыт – берничә дистә ел яшәп киләләр. Шул ук вакыт аралыгы алар галимнәрнең (психолог, социолог, культурологларның) күзәтү үзәгендә. Тик, шулай да, «Социаль челтәрләр психикага тискәре йогынты ясыймы?» дигән сорауга төгәл җавап әлегә юк. Кайбер тикшеренүчеләр социаль челтәрләр кешенең психик сәламәтлегенә начар йогынты ясый дигән фикер яклы. Әмма иң киң таралыш тапкан фикер түбәндәгечә: социаль челтәрләр психикага бертөрле йогынты ясамый, аларның тәэсире кешенең шәхси үзенчәлекләренә һәм психик халәтенә бәйле. Аеруча мөһим шарт булып, кешенең социаль челтәрләрдә үткәргән вакыт микъдары түгел, ә андагы активлылык төре һәм форматы тора. http://giylem.tatar/archives/2728
Oct 2, 2018
10 min
Муса да бит пәйгамбәр! Хәзәрләрнең дин сайлавы
Хәзәр каһанлыгының Византия мәмләкәте һәм Гарәп хәлифәлеге белән мөнәсәбәтләре нинди булган? Ни өчен Хәзәр каһанлыгы дин сайларга мәҗбүр булган? Тарихи документларда хәзәрләрнең дин сайлау процессы ничек сурәтләнә? Бу һәм башка сорауларга тарих фәннәре докторы Владимир Петрухин җавап бирә. http://giylem.tatar/?p=1257
Sep 12, 2016
10 min
Борынгы Мисыр дине
Борынгы Мисыр чорындагы дини тормыш хакында мәгълүматларның күбесе, язу булмау сәбәпле, безнең заманга кадәр сакланмаган. Шуңа күрә мәгълүмат күбесенчә хәзерге этнография, төгәлрәк әйткәндә, африканистика ярдәмендә тупланыла. Бу фән борынгы Мисыр халкының уйлау рәвешен аңларга булыша.
Sep 8, 2016
9 min
Милли тарихыбызга нигез салучы: Гайнетдин Әхмәров
Татар тарих фәненә нигез салучы кем? Бөек даһиебез Шиһабетдин Мәрҗани тарихны фән буларак төзи башласа, бу эшне чын мәгънәсендә галим буларак Гайнетдин Әхмәров башлады.
Jan 12, 2016
9 min