Әйттем бит
Әйттем бит
Равиль, Римма
Об актуальном – на татарском. Легко и доступно за чашкой чая. ☕️Данный проект является коллаборацией разговорного клуба SkyTat и Союза татарских порталов.«Әйттем бит» – татарларны кызыксындырган актуаль темаларга аралашу ноктасы. Җиңелчә, дусларча, татарча.Әлеге подкаст SkyTat сөйләм клубы һәм Татар порталлары берлегенең уртак проекты.Башка мәйданчыкларда: https://band.link/eittembit
Әйттем бит: Мин татар телен ничек өйрәндем?
«Әйттем бит» подкастында беренче мәртәбә офлайн чараның аудиоязмасын тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмә август аенда Казанда, «Печән базары» фестивале кысаларында узды. Татар телен өйрәтүче төрле платформа авторлары, аларны кулланучылар татар телен өйрәнүнең төрле ысуллары хакында фикер алыштылар.  _________________ Әңгәмәдә катнашучылар:  Данил Идиятулин – SkyTat проекты җитәкчесе Александра Казакова – татар телен мәктәптә өйрәнгән  Анастасия Макарова – җырчы, татар телен индивидуаль рәвештә өйрәнә Камилә Җамалетдинова – "Иделия" мәктәбе укучысы  Тимур Чиняев – SkyTat резиденты Гөлфия Габдуллаҗан – мөгаллимә, "Нурбай" кушымтасы методисты   Модератор – Скайтат.Балалар онлайн мәктәбенең "Алсу апа"сы, радиожурналист Алсу Госманова Безнең телеграм-канал: https://t.me/eittembit #татарча #татарчаподкаст #әйттембит #татартеле   The following music was used for this media project: Music: Colourful night (loopable) by chilledmusic Free download: https://filmmusic.io/song/9566-colourful-night-loopable License (CC BY 4.0): https://filmmusic.io/standard-license
Oct 16, 2023
40 min
Әйттем бит: Сәяхәтләр турында
Ниһаять, көтеп алынган чыгарылыш 🤗   "Әйттем бит"   Сәяхәтләр турында блогер Азат Кашапов белән сөйләштек. Азат башта ук "Башкаларга да файдалы булсын", диде. Һәм подкастка килүен татарча күбрәк сөйләшергә теләве белән аңлатты. Бу сөйләм практикасы өчен яздырылган беренче подкаст, ахры 🤗   00:10 Азат белән таныштырабыз (ярым җитди, ярым шаяру) 03:04 Беренче загран 05:30 Work&Travel тәҗрибәсе 06:48 Туристларга карата иң дустанә илләр рейтингы (Азат фикеренчә, иң шәп ике ил) 08:50 Риммадан төрек теле буенча беренче дәрес 10:45 Читтә Татарстанны беләләрме?  13:15 Сәяхәтләр нигә кирәк? 19:13 Кабат Work&Travel һәм бу подкаст ни өчен яздырыла?  25:27 Казанда кем белән татарча сөйләшергә? 28:00 Сәяхәтчеләр клубында ни хакында сөйләшергә була? 29:30 Ник Инстаграмда татарча язмыйсың яки Азатның шигыре турында 30:40 Сәяхәтчеләр һәм ютуб 32:09 Инстаграм-битлек ясау тарихы 34:00 Казанны сагынучылар өчен VR-күзлекләр   Алып баручы – Римма Гомәрова (SkyTat) Редактор – Равил Закиров (Татар порталлары берлеге)   Әлеге проект SkyTat сөйләм клубы һәм Татар порталлары берлеге тарафыннан башкарыла. Һәр чыгарылышта кунакларыбыз белән актуаль темаларга дусларча сөйләшәбез, фикер алышабыз. Кызыксынган темаларыгыз яки ишетәсе килгән спикерларыгыз булса, рәхим итеп комментарийларга языгыз!  Игътибарыгыз, ошатуыгыз, дусларыгызга таратуыгыз өчен рәхмәт!   #татарча #татарчаподкаст #әйттембит #сәяхәтләр #азаткашапов   The following music was used for this media project: Music: Colourful night (loopable) by chilledmusic Free download: https://filmmusic.io/song/9566-colourful-night-loopable License (CC BY 4.0): https://filmmusic.io/standard-license
Jun 17, 2023
38 min
Әйттем бит: Футбол турында
"Әйттем бит" подкастының беренче чыгарылышыИң беренче чыгарылышның эш атамасы “татар футболы” иде – Татарстанда футбол бармы, республиканың танылган футбол командасы татарлык өчен ниләр эшли, татар җанатарларына ни җитми – менә шул хакта сөйләшәбез.Җанатар – Сәйдәш Мифтахов (“Рубинкаем”)Җанатар түгел – Римма Гомәрова (SkyTat)Редактор: Равил Закиров (Татар порталлары берлеге)Подкаст исеме бу чыгарылыш өчен бик урынлы булды – безнең сөйләшүдән соң Сәйдәш инде әллә ничә интервью биреп, фан-проектын танытырга өлгерде, “Рубин” да әкренләп татарча сөйләшә башлады. Әйттек бит татарча кирәк, дип! 🤗Ниһаять, Аллаһка тапшырдык! Футбол белән кызыксынмасагыз да, Татарстан футболының ни хәлдә икәнен Сәйдәш биредә җиңел генә аңлатып сала. Рәхәт эфирлар!#татарча #татарчаподкаст #әйттембит #футбол #рубин #татарстанThe following music was used for this media project:Music: Colourful night (loopable) by chilledmusicFree download: https://filmmusic.io/song/9566-colourful-night-loopableLicense (CC BY 4.0): https://filmmusic.io/standard-license
Sep 1, 2022
35 min